Тема 1: Мәхәббәт турында сөйләшү. (Югары сыйныф укучылары өчен)
Максат : 1) өлкән сыйныф укучыларының дуслык, мәхәббәт
хисләренә карата булган мөнәсәбәтләрен ачыклау.
2) гаилә тормышы
төзүгә юнәлеш бирү.
3) төрле ситуацияләр
аша укучыларда җаваплылык,кешелеклелек сыйфатларын
саклап калу, мәхәббәт өчен, бәхет өчен көрәшергә
кирәклеген төшендерү.
4) укучыларның фикерләү
сәләтләрен, үз фикерләрен дәлилләү, башкаларның фикерен
тыңлый белү күнекмәләрен формалаштыру.
5) укучыларда
матурлыкка омтылыш, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
6) мәхәббәтнең иң
олы, иң саф хис икәнлегенә инану тәрбияләү.
Җиһазлау: рәсемнәр, плакат, “Сердәш” почтасы, иншалар, ,,Таһир-Зөһрә” газетасы,
,,Сөембикә” журналлары, ,,Татарстан яшьләре” газетасы, ,,Хезмәт даны”
газеталары, мәхәббәт турындагы китаплар, ,,Килегез Кукмарага” кассетасы.
Музыка уйный . Әкренәя.
1.Яшьлек...
Гомерең кыска синең,
Шундый кыска
булып тоела,
Кичен чәчәк
аткан кебек була,
Ә таңында инде
коела.
Мәхәббәт
Ул үзе иске
нәрсә,
Ләкин һәрбер
йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек
ярты гомерен бирә
Аның хисе белән
янарга...
2. Чыннан да,
яшьлек белән мәхәббәтнең аерылгысызлыгын аңлату
өчен моннан да матуррак сүзләр табу
мөмкин түгелдер. Без барыбыз да яшьләр, без
бүгенге “сөям” диючеләр, без- мәхәббәтнең дәвамы.Һәм,
һичсүзсез, барыбыз да мәхәббәт утында янабыз, гашыйк
булабыз, яратабыз, яратылабыз.
1.Сез
иң беренче тапкыр ләззәтләрдә, газапларда янган
гашыйклар! Чын, тулы мәгънәсендә мәхәббәтнең нәрсә
икәнен беләбезме соң? Сөю хисен йөрәк белән
генә түгел, акыл аша да аңлый алабызмы?
2.Менә без
бүгенге кичәгә мең төрле мәхәббәт
сорауларына җавап эзләргә, бәхетле һәм җимерелгән
мәхәббәт хатирәләреннән гыйбрәт алырга, катлаулы
мәхәббәт проблемаларыннан чыгу юлларын эзләргә,
гомумән, тагын бер кат мәңгелек мәхәббәт турында
фикер алышырга җыелдык.
1. Мәхәббәт
кайчан башлана?
Язгы таң аткандамы?
Дәрестән соң
җитәкләшеп
Мәктәптән кайткандамы?
Йөргәндәме шау-гөр
килеп
Зур клуб тирәсендә?
2.Йөзгәндәме
тын Иделдә
Балыкчы көймәсендә?
Әллә тыңлап
торгандамы
Яшь тирәкнең серен?
Рәхәтләнеп тойгандамы
“Кадерлем” дигән сүзне.
1.Чыннан
да, мәхәббәт кайчан башлана һәм ничә яшьтә?
Гомумән, бармы икән мәхәббәтнең төгәл башлану
вакыты? Әйтеп буламы икән мәхәббәт менә
шушы яшьтә башлана дип? ( Зал белән эш)
2.Димәк, беренче мәхәббәт кешегә төрле вакытта
килергә мөмкин. Беренче мәхәббәт нигә шулкадәр
татлы, күпләр аны гомерләре буена оныта
алмыйлар икән?
Кеше гомерендә ничә тапкыр ярата ала?
Әллә беренче мәхәббәт – беренчесе һәм соңгысы
буламы? ( Зал белән эш)
1.Психологлар аңлатуы буенча, беренче мәхәббәт, яки
дәртле, кайнар дуслык , гадәттә, рухи мәхәббәт кенә
була. Мәхәббәтең төшкән кешене өзелеп сөясең, аны
аллалаштырасың. Беренче мәхәббәт хисләрен сүндермичә
саклап, тормышларын, язмышларын бер-берсенә бәйләп, хәзерге
көндә дә бәхетле тормыш итүчеләр бар
безнең арабызда. Алар әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз,
апа-абыйларыбыз.
Ләкин арада сыңар канат белән яшәүчеләр дә бар бит әле. Гаиләләр
таркалуга нәрсә сәбәпче була? (Зал белән эш)
2.Ә бер күрүдә гашыйк булу турында
сез ничек уйлыйсыз? Гыйшык һәм мәхәббәт
ничек аерылалар? Бу мизгелдә кеше ниндн хәлгә
дучар була: аны яшен сугамы, әллә кеше
башка бер-бер үзгәреш кичерәме? (Зал белән эш)
1.Менә без әдәби әссәрләрдән укып, Таһир-
Зөһрәнең,... эчкерсез саф мәхәббәтләре турында беләбез.
Ничек уйлыйсыз: хәзерге заманда мондый
мәхәббәтләр булырга мөмкинме? (Зал белән эш)
2.Билгеле, дөньялар үзгәрә, мәхәббәткә караш та
хәзер башкачарак. Менә сез- замана яшьләренең
идеаллары нинди икән?Сез үзегезгә тиң яр
итеп нинди егет һәм кызны сайлар идегез?
Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Зал
белән эш)
1.Һәр кешенең хыялый яры бар. Әмма аны
чынбарлыкта гына табуы авыррак икән.
Бу дөньяда һәрбер кеше,
Кемнеңдер бердәнбере,
Тик бердәнберенә генә
Сыя кешенең сере.
Ялгыз гашыйк – ярты кеше
Ике гашыйк бербөтен.
Үзеңә тиеш “яртыңны”
Табуы гына читен.
2.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Тапсыннар
әле яшьләр үзләренең яртысын. Йөрәкләр икегә
бүленгән. Үз яртыңны табып вальс биергә.
“Ялгызлык утында янмагыз.”
1.Мәхәббәт – кеше хисләренең иң серлесе һәм иң
каршылыклысыдыр, мөгаен.
2.Мәхәббәттән башка тормыш – тормыш түгел, бары
тереклек итү генә. Мәхәббәттән башка яшәү
мөмкин түгел, кешегә җан нәкъ менә яратыр
өчен генә бирелгән.
1.Ярату – үзең яраткан һәм сине яраткан
затны күргәндә, аны бөтен тою органнарың
белән сизгәндә ләззәт алу дигән сүз. Ә
ныграк яраткан саен безнең тормыш киңрәк,
тулырак һәм күңеллерәк була.
2.Мәхәббәт – ул тәннең, акыл һәм хисләрнең өлгерүе,
тулып ташуы, чынбарлыкта туган хыялның канатланып
күккә ашуы.
1.Мәхәббәт, күпме гасыр җырда макталмаган,
Кемнәр генә аңа баш имәгән,
Шагыйрьләр дә аны юкка гына,
“Үлем кебек көчле” димәгән.
Әйе, сөю уты бар кешене дә баш идерә,
яндыра, көйдерә. Кемнәрдер бу хисне бикләнеп
эчтән кичерә, ә кайберәүләрнең хисләре сыеша
алмыйча тышка ташып чыга. Мәхәббәт ялкыны
аларны кулларына каләм алырга мәҗбүр итә.
Мәхәббәт шигырьләрен укыйсы гына килеп тора.
Аларны укыганда дөнья ямьләнә, түгәрәкләнә. Хыял
канатларына утыртып безне әллә кайларга алып
китә. Ә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен
тыңлап китик әле.
2.Шигырьдә мәхәббәт матур, ләкин мәхәббәт – көндәлек
хисләр дә әле ул, иртәнге сафлыгы булган
кебек, аның кичке талчыгуы да була. Шуңа
күрәдерме, бер-берсен өзелеп сөйгән кешеләр
арасында да аңлашылмаучанлык, тавыш-гауга чыга. Тормыш
китергән төрле катлаулы ситуацияләрдән ничек
чыгуы кешенең характерына, аек акыл йөртүенә бәйле.Борынгылар:
“Мәхәббәт күзне сукырайта,” – дигәннәр. Мондый
вакытларда өлкәннәрнең, якыннарның, дусларыңның сүзләренә
дә колак салырга кирәк.
1.Агач башларыннан каерылып
Матур булып үсә кәүсәләр.
Нишләр идең ике егет
Синең арттан озата килсәләр?
Ике егет синең арттан килеп
Нишләр идең башын исәләр?
Айлы төндә икәү бергә
“Сине сөям, бәгърем!” – дисәләр.
“Ике ут арасында” ситуация.
2.Күпчелек беренче мәхәббәт хисләре мәктәп
елларында кабына. Мәктәп еллары – яшьлекнең иң
гүзәл чәчәк аткан чоры. Мәхәббәт утында
дөрләп янар чак. Ләкин мәктәп кысаларында
мәхәббәт хисләрен ачыктан-ачык күрсәтергә ярыймы?
Әллә мәхәббәтнең үз урыны булырга тиешме?
“Мәхәббәт – мәктәп – укытучы”ситуация.
Бер егет үзенең дус кызына гашыйк була.
Икесе дә бер мәктәп укучылары. Дуслар
арасында мәхәббәт җепләре сузыла. Тора-бара бу
хис тышка бәреп чыга. Алар үзләренең очрашу
сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп алалар. Бергә
булганда, вакыт бик тиз үтә. Дәресләр дә
читтә кала бара, өй эшләре онытыла. Мәктәп
очрашу урынына әйләнә. Әмма укытучыны үз
укучысының дәрескә битарафлыгы борчый, ләкин бу
хәлнең сәбәбен аңлый алмый. Укучыдан сораша торгач,
нәрсә булганы ачыклана.
1.Тормыштан күреп беләбез: гаилә корырга
җыенган кайбер яшь парлар ата-ана тыкшынуы
аркасында мәхәббәтләрен югалтырга мәҗбүр булалар.
Күреп торам: бәлки син, мәхәббәт мәхәббәт инде
ул, ә гаилә башка нәрсә дип каршы төшәрсең.
Чыннан да, өлкәннәр мәхәббәт хокукыннан мәхрүм
итәләрме соң? Әллә яшьләрне мөмкин булган
хаталардан гына саклаумы икән ата-ана теләге?
“Ата-ана һәм мәхәббәт” ситуация.
Син бер егет ( яки кыз ) белән
таныштың. Сез бер-берегезне өзелеп сөясез,
бер-берегездән башка яшәүне күз алдына
китерә алмыйсыз. Әмма егет (кыз) башка дин кешесе.
Бу хәбәрне әти-әниең ишетә. Алар сезнең
юлга аркылы төшәләр. Ә сез гомергә бергә
булырга вәгъдәләштегез. Нишләргә?
2.Кичәнең традицион өлешенә күчәбез. Безгә
билгесезлектән кунакка бер егет килде. Ул
безгә үз язмышын сөйләргә тели. Игътибар
белән тыңлап, киңәшләр бирергә әзерләнеп
утырсагыз иде. Сәхнәгә масканы чакырабыз.
Маска. Мин өйләнмәгән 30 яшьлек мөселман егете.
Ислам дине тотам. Тәмәке тартмыйм, спиртлы
эчемлекләр белән мавыкмыйм. Сау-сәламәт, чибәр, эш сөючән.
Урта белемле, тыныч холыклы. Табигатьне
яратканлыктандыр инде, авылны үз итәм. Һәм тагын
төпчек малай буларак, әти-әнием алдында изге
бурычым бар: картлык көннәрендә мин аларның
терәге, бердәнбер ярдәмчеләре. Хәзерге вакытта барлык
уңайлыклары да булган зур агач өйдә яшим.
Яраткан эшем, машинам бар. Гомумән, тормышым җитеш,
ләкин нәрсәдер җитми, күңелемнең бер чите китек.
Тормышта мин үз ярымны югалттым. Мактанып
әйтүем түгел, төшеп калган егетләрдән түгел
идем.Вакытында кызлар артыннан күп чаптым, үземә
дә кызыгып йөрүчеләр күп иде. Яраткан кызым,
өйләнергә тәкъдим ясагач, авылда каласымны белеп,
ризалашмады. Юлларыбыз аерылды. Соңыннан мин аның
бер эчкече шәһәр егетенә кияүгә чыкканлыгын
ишеттем. Шуннан бирле мин ялгыз.
Кызлар!
Нишләдегез сез? Ни өчен бу кадәр авылдан
куркасыз? Югыйсә, үзегез шушы матур табигать
кочагында туып үскән балалар бит. Ялгышмыйсызмы?
Әллә ялгыш үземдәме? Ярдәм итмәссезме? ( Зал
белән эш )
1.
Сезнең игътибарга гаилә тормышыннан бер
күренеш. Сцена кульминацион ноктада өзеләчәк. Һәр
сыйныф ахырын сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш.
“Хыянәт”
Камилә, Мирсәет, Гамилә, Шәүкәт.
Сәхнәдә ай яктысы, кошлар сайрый. Уңда
эскәмиядә Камилә белән Мирсәет, сулда – Гамилә
белән Шәүкәт.
Мирсәет. Камилә!
Камилә.( арты белән утыра) Дәшмә!
Мирсәет.Ни өчен?
Камилә.Айны куркытасың.
Шәүкәт. Нәрсә җебедең? Берни булса, турсаясың да еларга
тотынасың. Әйдә, кайтабыз.
Гамилә.Кайтмыйм.
Шәүкәт. Кеше көлдереп утырмыйк.
Гамилә. Көлсеннәр.
Камилә. Мирсәет...
Мирсәет. Дәшмә, Камилә, айны куркытасың.
Камилә. Мирсәет.( Кыз кинәт егеткә борыла .)
Мирсәет. Әү, Камиләм!
Камилә. Әйдә талашабыз!
Мирсәет. Ничек инде талашабыз?
Камилә. Ачуланышабыз.
Мирсәет. Ни өчен?
Камилә. Кызык булсын. Ничә ел бергә йөрибез. Син
миңа бер генә дә авыр сүз әйткәнең юк.
Мирсәет. Мин андый сүз белмим.
Камилә. Тап! Мине үпкәләткән бул, мин үпкәләгән булыйм,
елап җибәрим, син мине юаткан бул.
Мирсәет. Камилә! Нәрсә булды сиңа? (Кызга якыная, кыз
читкә борыла.) Нишләдең син, мондый түгел идең
бит әле син?
Камилә. Кагылма миңа, Мирсәет.(Читкә китә.)
Мирсәет. Аңламыйм сине Камилә. Әллә нишләдең син, суындың.
Яратмыйсың да ахрысы син мине?
Камилә. Яратам инде яратам. Яктыра бугай бит инде.
Кайтырга кирәк. Бар син атлый тор, ә мин
куып җитәрмен.
Музыка “Ник соңладың мәхәббәтем”.
Камилә. (Үзе генә.) Эх, Мирсәет, Мирсәет! Белсәң иде син
йөрәгемдә ниләр булганын, нинди утлар янганын?
Аңламыйсың шул син. Нишләргә соң миңа, нишләргә?
Кайсысын сайларга? Ник соңладың мәхәббәтем, ник
соңладың?
Шәүкәт. Тилермә инде, Гамилә!
Гамилә. Тилегә өйләнмиләр аны, сиңа чыкканда мин
алма кебек идем.
Шәүкәт. Алма кебек идең шул.
Гамилә. Хәзер коры сөяккә калдым.
Шәүкәт. Калдың шул.
Гамилә. Үртәмә мине, үчекләмә!
Шәүкәт. Үчекләмим ич, сүзеңне генә җөпләп торам. Әйдә,
өйгә кайтыйк. Бала берьялгызы өйдә утыра.
Гамилә. Бала дигән була. Бик исең китте. Ул
берьялгызы өйдә, ә син чит хатыннар белән
типтерәсең.
Шәүкәт. Әкрен инде, кеше ишетеп әллә ниләр уйлар.
Гамилә. Уйласыннар.
Шәүкәт. Акылың булса, уйлап кара, нишләдем мин бүген,
я нишләдем? Сания белән танцевать иткәнгә
кәҗәләнәсең. Кеше алдында дөнья куптарасың.
Гамилә. Мин тол хатыннар кебек читтә утырдым.
Шәүкәт. Әй, алла бәндәсе, син дә танцевать ит идең.
Гамилә. Кем белән? Бөтен кеше дә синең кебек
түгел, үз хатынын ташлап чит хатыннар белән
биими.
Шәүкәт. Уф, үтерәсең син, бу көнләшүең белән.
Гамилә. Саниясенең дә авызы колагына җиткән.
Сандугач баласы тотканмыни. Түшкә түш куеп
бииләр.
Шәүкәт. Алай түгел бит инде. Синең гадәтеңне белеп,
биленнән дә тотмадым.
Гамилә. Гадәтемне белгәч, нигә мине чакырмадың?
Шәүкәт. Башым авырта дип тордың лабаса.
Гамилә. Сиңа шул җитә калды, сөендең. Минем
чирләгәнемне генә көтеп торасың.Мин сизәм, ишетәм: синең
башка кешең бар, Шәүкәт! Болай яшәп булмый.
Тормыш түгел бу. Юк, минем башка түзәр
хәлем калмады. Элек тә бала дип түздем,
гаепне үземнән эзләдем. Төзәлерсең, үзгәрерсең дип
уйладым. Ләкин бу мөмкин түгел икән.(Кычкырып
чыгып китә.)
Шәүкәт. Уф! Ышан Гамилә! Минем бер генә бөртек
тә гөнаһым юк. Беренчесе дә, соңгысы да син!
(Чыгып китә.)
Музыка. Чишмә чылтыравы, кошлар тавышы.
Ике яктан Камилә белән Шәүкәт чыга.
Шәүкәт. Камилә бәгърем! Шундый сагындым бит мин
сине. Нигә икән шундый сагындым. Йоклаганда
төшләремә кердең: кочаклыйм, үбәм, имеш сине. (Кочаклый.)
Камилә. Шәүкәт җаным! Тукта әле, тукта. Нишлибез соң без?
Ялгышмыйбызмы? (Кискен борылып чыгып китә. Шәүкәт
аптырап кулларын сузып кала.)
Г. Сафинның “Хыянәт” җыры яңгырый.
2.
Безнең кичәбез ахырына да якынлашып килә.
Ләкин “Серле йөрәк” почтасына килгән
мәхәббәт кыйссаларын укып китми мөмкин түгел.
1. Менә хыялдагы
саф мәхәббәт турында күпме матур сүз
әйтелде. Ә дөньяда чын мәхәббәт бармы соң
ул?
2. Чын мәхәббәт юк
ул дисәм әгәр,
Үпкәләрләр бит бәхетле парлар.
Ә бәхетле парлар күпмелеген
Әйтә ала бары җәйге таңнар.
Чын мәхәббәт юк ул дисәм әгәр,
Бик күпләрнең хәтере калыр кебек.
Әзмени соң кайнар күз яшьләрен
Яшәүчеләр тик мендәргә түгеп.
1. Чын мәхәббәт
кенә елата бит
Һәм яралый безнең җаныбызны.
Җан яралы булгач, без соң аны
Чын мәхәббәт диеп саныйбызмы?
Чын мәхәббәт юк ул димик дуслар
Дәва гына эзлик ярабызга.
Заманының Таһир-Зөһрәләре
Арабызда яши арабызда.
Ниһаять, кичәбез ахырга якынлашты. Алга таба
сезгә бәхет-шатлык, саф мәхәббәт телим. Үзегезгә
тиң яр белән үрнәк гаиләләр төзеп яшәрсез
дип ышанып калам.
Кичәбезне якташларыбыз иҗат иткән “Серле мәхәббәт” җыры белән
йомгаклыйбыз. Илгиз Зарипов көе, Харис Мостафин сүзләре.
Зур Кукмара сандугачы Гөлшат Галиева башкара.
Тема 3: Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасына анализ
Тема 2: Х. Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы. (11нче сыйныф)
Максат: Х.
Туфанның мөмкин кадәр күбрәк лирик шигырьләре белән таныштыру;
Укучыларның
сөйләм телен үстерү;
Шигырләр хакында
фикер йөртә белергә, аны аңларга-төшенергә өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре
бирү;
Укучыларда илгә,
ата-анага, сөйгән ярга, дус ишләргә, табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар, Х. Туфан “Сайланма әсәрләр”, “Ак чәчәк атар
иде” китаплары магнитофон язмасы, портрет, презентация.
Дәрес планы:
I Укучыларга
дәреснең темасын игълан итү:
1.
Укучыларның теманы дәфтәрләренә язып
куюы;
2.
Укытучының кереш сүзе;
3.
“Мәхәббәт” сүзен ачыклау.
II Яңа материалны
аңлату:
1.
Дәреснең алга таба ничек дәвам
иттереләчәген әйтү;
2.
“Агыла да болыт агыла” шигырен уку,
анализлау;
3.
Берничә укучының фикерен тыңлау;
4.
“Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән
танышу;
5.
Магнитофон тасмасыннан “Әйткән идең”
дигән җырны тыңлау;
6.
“Әйткән идең” шигырен уку, анализлау.
III Йомгаклау:
1.
Укытучы сүзе;
2.
Сорауларга җавап бирү;
3.
Тест эшләү.
IV Өй эше: “ Х.
Туфанның мәхәббәт лирикасы” кечкенә күләмле
инша язу.
Дәрес
барышы.
Исәнмесез укучылар! Тактадагы плакатка
күз төшерик әле. Анда нинди сүзләр язылган. “ Дөньяда иң гүзәл нәрсә -
мәхәббәт!” Димәк, без бүген дәрестә мәхәббәт турында сөйләшәчәкбез.
Дәресебезнең темасы “ Х. Туфан иҗатында мәхәббәт темасы” ( Дәфтәрләргә теманы
яздыру)
“Кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып
торучы вулкан...” –ди Н.Юзиев Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы турында.
-
Х.Туфанны, барыннан да элек, үзенең
фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез.
Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, ә чорның да, халкыбызның да язмышын ачты.
Без сезнең белән алдагы дәрестә аның тормыш юлы белән танышып киттек, ә хәзер аны
тиз генә искә төшереп китәчәкбез. ( Презентация күрсәтү, бер укучы сәнгатьле итеп укып
бара)
-
Гомер кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Әнә шул гомер эчендә мәхәббәт
иң изгесе һәм сиңа көч, куәт, алга ашкыну, яңага күтәрелү өчен иксез – чиксез
илһам – рух бирә!
-
Хәзер “мәхәббәт” сүзен ачыклап үтик. Бу
сүзнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? ( Мәхәббәтнең төп мәгънәсе: кемне яки
нәрсәне булса да бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә булса да чын күңелдән
бирелгәнлек хисе.)
-
Мәхәббәтнең нинди төрләрен аерып әйтә
аласыз? ( Илгә - Ватанга мәхәббәт, ата – анага, якыннарга, сөйгән ярга,
табигатькә мәхәббәт.)
-
Сөйгән яр дигән төшенчәне ничек аңлатыр
идегез? ( Башка җенестән булган яраткан кеше, гыйшык төшкән кеше.)
-
Сезнең шундый сөйгән кешегез бармы соң?
Бардыр, әлбәттә. Яшьлек шуның белән матур, шуның белән гүзәл. Әйдәгез әле,
үзегезнең хисләрегезне Х.Туфан шигырьләренең лирик герое хисләре белән
чагыштырыйк. Ни дәрәҗәдә тәңгәл килә икән алар? Гомумән, кеше дигән бөек затка
сез ни дәрәҗәдә мәхәббәтле? ( Яраткан кешеңнең начар гадәтләре күзгә ташланмый,
аның өчен барысын эшләргә дә әзер буласың, гомумән, кешене алганда, аңа игътибарлы
булырга, кайгы – борчуларына битараф калмаска, башка кешеләр турында гайбәт
сөйләмәскә.)
-
Дәресне дәвам иттереп, без башта Х.Туфан
укуында бер шигырь тыңлап китәрбез. (“Бәхет” )
-
Хәзер темага караган шигырьләре белән
танышып китәрбез, аннары шулар турында фикер алышырбыз. Һәр укылган шигырьнең
исемен дәфтәрләрегезгә теркәп барырсыз. Дәрес азагында кайбер сорауларга
җавапларны ачыклап үтәрбез.
-
“ Агыла да болыт агыла” шигырен
уку.
-
Бу шигырьдә нинди хисси сурәтләр чагыла?
(Шигырьдә шагыйрьнең әрнүе чагыла.) Тагын?
(Моңсулык, сагыш, туган илгә мәхәббәт)
-
Ул кайсы юллар икән, шуны ачыклыйк әле?
-
“ Агыла да болыт агыла
Туган - үскән илләр ягына”
-
Болыт аның туган иленә кайта ала, ул
ирекле, ләкин Туфан яраткан туган иленә, сөйгәннәре янына кайта алмый, ул
ирекле түгел.
-
“Кабатланган саен кабатланмас хисси
сурәтләр хасил иткән әлеге юлларны шамаилгә язып куярлык”, - ди язучы Марсель
Галиев. Болгариядән бер укучы
менә нәрсәләр яза: “Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, Сезнең
җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы
булдым. Ләкин, укый торгач, бирелеп китеп, соңгы шигырьләргә кадәр укып чыктым.
Һәм аларның шулкадәр матур, җылы талантлы язылуына гаҗәпләндем. Минем шатлыклы
гаҗәпләнүем Сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына
туганлык мәхәббәте булып әверелде.” Күрәсез:
шигырьләр
нинди олы миссия башкаралар. Бу очракта татар халкының визит карточкасы
миссиясен үти.
-
“ Агыла да болыт агыла...” Әйе, бик
дөрес әйттегез бу юлларда моңсулык бар. Андагы чарасызлык йөрәкне кыса. Гомер –
гомергә шагыйрьләрне я үтергәннәр, я сөргәннәр.
-
“ Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән ...” –
ди шагыйрь. Ничек уйлыйсыз, шагыйрь яңгыр турында нәрсә әйтергә теләгән
икән? ( Җылы яңгыр каты җирне дә, каткан
күңелләрне дә чылата, дәвалый.)
-
Әйе, бик дөрес әйттегез. Җылы яңгыр
Хәсән Туфанның да күңелен йомшарткан.
-
Кукуруз кыякларында яңгыр тамчылары... .
Туктагыз. Кукуруз дигәннән аны игүне бездә киң җәелдергән кеше кем булды
икән? ( Хрущев)
-
Әйе, Хрущев. Шәхес культын фаш
итүчеләрнең дә иң күренеклесе шул кеше ич! Х.Туфан гап- гади кукуруз сүзе белән
безне әнә шундый гомумиләштерүгә этәрә. Димәк, Х.Туфанның төрмәдә утыруында Хрущевның
да өлеше бар икән. Кукуруз сүзен Туфан нәрсә итеп алган?
-
Метафора итеп.
-
Нәрсә соң ул метафора?
-
Күренешләрнең
охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру.
-
Туктагыз әле, кукуруз нинди предмет соң
ул?
-
Җансыз.
-
Яңгыр кукурузны да, Туфанны да чылаткан.
Димәк, яңгыр Туфанга битараф дип әйтә алабыз икән. Ул аны юлда очраганга гына
чылаткан. Ә Туфанның болыт турында уйлары нинди соң?
-
Ул аны көткән, туган ягыннан,
сөйгәненнән хәбәр китерер дип, ләкин яңгыр аңа битараф. Бу юлларны ул, мөгаен, үзеннән сорау алулар өзелгәннән соң язгандыр,
үзенең исән икәнлеген илгә дә, туганнарына да дәлиллисе килгәндер.Аның турында
онытсалар да ул бит туган илне сагына, ярата.
-
“Тәрәзәне чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?” – ди
шагыйрь. Бу юлларда нәрсә чагыла?
( Сагыш хисе, чөнки яңгыр
аңардан хәбәр алып китмәде, туганнарыннан да хәбәр китермәде)
-
“ Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен “ Бу юллары белән нәрсә әйтергә теләгән?
-
Яланаяк килү... Бу нәрсә аның табигать
баласы булуыннан киләдер. Ул һаман шул килеш. Җанны изгән җәбер – золымнар да
аның күңеленнән самимилекне, кешелеклекне кысып чыгара алмаган. Башкача булса,
шагыйрь аягурә
кала алыр идемени соң?!
-
Шигырьне анализлап чыкканнан соң, нинди
нәтиҗә ясый алабыз инде?
-
Шигырьдә
кеше горурлыгына, кеше җанының бөеклегенә һәм хисләрнең сафлыгына дан җырлана.
Кыскасы, кешегә, мәхәббәткә дан җырлана (Дәфтәрләргә язып кую)
-
“Кайсыгызның
кулы җылы?” шигыре белән танышу.Ничек уйлыйсыз, Туфан бу шигырен
кемгә атап язды икән? – Хатынына. Бик дөрес. (Газета материалыннан өзек укып китү.)
-
Җылы кул дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
-
Яралы йөрәкне бәйләү өчен бары тик җылы
куллар, чиста, пакъ куллар гына кирәк.
-
“Бәйлисе бар йөрәкне”
сүзтезмәсе нинди мәгънәне аңлата? Йөрәкне бәйләп булмый бит?
-
Авырткан җирне бәйлиләр, ә бу очракта
тынычлык, юану эзләү.
-
Җылы куллы кешеләр беренче чиратта
кемнәр?
-
Туганнар, дуслар, сөйгән яр.
-
“Сугышлардан замана туктап торган арада” – бу
тарихыбызда кайсы вакыт икән?
-
Сталин үлгәннән соң.
-
Туфан туган илгә ничәнче елда әйләнеп
кайта? (1956 елда)
-
“ Яраларны ямаштырып” сүзтезмәсе
нинди мәгънәгә ия.
-
Өмет итү, барысы да үзгәрер дип көтү.
-
Алга таба без укып без нәрсә турында
белдек?
-
Аның якын кешесе үлгән.
-
Шушы мәгънәне аңлаткан юлларны табып
укыгыз.
-
Кайттым бусы алкалары, бусы кабере
диделәр.
-
Алка һәм кабер нинди предметлар?
-
Җансыз, салкын.
-
Менә ни өчен Туфанга җылы куллар кирәк
икән.
-
“Юллар озын иделәр” автор
нәрсә әйтергә теләгән?
-
Күп еллар кайта алмаган.
-
Укучылар бу кеше аңа никадәр якын булды
икән, шигырьдән шул юлларны табып укыгыз әле. (Вулканнарга керер идем шундадыр ул дисәләр...)
-
Әйе, бик дөрес. Димәк, Х.Туфанның хатыны
Луизага булган мәхәббәте бик көчле. Ул, хәтта, кайнап торган вулканга да
керергә әзер. Тик сөйгәне генә исән булсын. Ләкин тормыш без уйлаганча гына
бармый шул. Туфанны да ул шулай бик күп мәртәбәләр сыный. (Дәфтәрләргә язып куябыз: Бу шигырьдә лирик геройның иреккә омтылышы,
күңелендәге моң, мәхәббәте, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырый.)
-
Хатыны Туфанга үзе исән чагында әйткән
була. Әгәр дә кемгәдер гашыйк булсаң, миннән яхшыракны сөй дип. Менә хатыны
үлгәнгә дә күп еллар үткән. Туфан Луизага охшаган кешене очраткан. Ләкин ул
аның анарга караганда яхшымы, юкмы икәнен белми. Туфан аптырап аның рәсеме
янына килә. Ләкин рәсем җансыз, ул аңа җавап бирә алмый. Туфан аптырашта
калган. Әйдәгез әле без аның бу шигырен дә укып китик.
-
Шагыйрьнең бу шигыренә Әнвәр Бакиров көй
язган. Әйдәгез шул җырны магнитофон тасмасыннан тыңлап үтик.
-
Җыеп кына әйткәндә, Х.Туфанның мәхәббәт
лирикасы татар поэзиясендә аерым урын тота. Аның тагын “Җилләр исә”, “Гүзәл дә түгел кебек син”,
кебек парчаларын, шигырь белән икәүдән – икәү генә калып, кат –кат укыйсы,
аерым юлларын мәхәббәт догасы итеп туктаусыз кабатлыйсы килә. Алар бер – берсен
дәвам иттергән лирик романны хәтерләтәләр. Кешенең иң изге хисләрен, йөрәк
серләрен, омтылышларын гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән
сурәтләгән бу әсәрләр, минемчә, Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер
дәрәҗәгә куялар.
Кеше китә - җыры кала... Шагыйрь мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте
калды, йөрәк – вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды.
Йомгаклау
Бүгенге дәрестән бигрәк тә нәрсәләр истә калыр?
Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?
Хәсән Туфан безгә үзенең шигырьләре белән теләсә нинди шартларда да кеше
булып калырга, кешелегеңне югалтмаска кирәк дип әйтеп калдырыга теләгән. Ә моны
бары тик ярата һәм яратыла белгән
очракта гына эшләргә мөмкин.
Компьютер белән эшләү. Тест.
Билгеләр кую.Тема 3: Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасына анализ
Максат:
1) драматург Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт" әсәрендәге
образлар белән танышу, әсәрнең сәнгати кыйммәтен, күтәрелгән проблемаларны, аларның
бүген дә мөһим булуын, идея эчтәлеген ачыклау;
2) темага бәйле
рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен,
дәлилләп бирү осталыгын
үстерү;
3) укучыларда
тормышка дөрес караш тәрбияләү, язучы иҗатына
кызыксыну уяту.
Җиһазлау: "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге",
Х.Вахит әсәрләре
күргәзмәсе, язучының портреты.
Дәрес тибы: әдәби әсәр өйрәнү дәресе.
Дәрес формасы: дәрес-дискуссия.
Методлар һәм алымнар: проблемалы
сорау кую, таблица белән эшләү.
Дәрес планы.
1. Актуальләштерү.
1) "Нәрсә
ул мәхәббәт?" соравына җавап эзләү.
2) "Вакыйга
кайда бара? Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?"
сорауларына җавап бирү.
2. Яңа белем
һәм күнекмәләр булдыру.
1) Драманың эчтәлегенә
салынган вакыйгалар тезмәсе.
2)
Сюжет-композиция үзенчәлеге. Әсәрдә каршылыкларны китереп чыгарган
сәбәпләрне табу.
3) Уңай һәм тискәре
образларны ачыклау.
4) "Тәлгатьнең
әнисе гомеренең соңгы минутларына кадәр улына әтисе
турында сөйләмәсә дә, ни өчен
Тәлгатьне хат белән атасы янына җибәрә?" соравына җавап
бирү. Укучылар белән фикер алышу.
5) Төп
каршылыкны табу.
6) Әсәрнең жанр үзенчәлеген
билгеләү.
3. Йомгаклау.
1) Х.Вахит бу әсәрендә
нинди проблема күтәрергә теләгән?
2) Әсәрнең төп
идеясе нәрсәдән гыйбарәт?
3) Бу дәрес сездә
нинди хис-тойгылар уятты?
4. Өйгә эш.
1. Әлеге драма текстына нигезләнеп, Тәлгать, Рәхилә,
Сәлим Гәрәевич образларының характер үзенчәлекләрен билгеләргә.
2. Тәлгатьнең әнисе, сезнеңчә, нинди эчтәлектәге хат
язды икән? Үзегез
язып карагыз.
3. Тел-сурәтләү чараларын табарга.
Дәрес барышы.
Укытучы. Укучылар, драматург Х.Вахит иҗатын өйрәнүне дәвам
итәбез. Бүгенге дәресебезне мәхәббәт турындагы әңгәмәдән
башлыйк әле.
"Нәрсә ул мәхәббәт?"
Бу сорауга бүгенге көндә
дә язучыларыбыз, шагыйрьләребез еш мөрәҗәгать итә. Әлеге
сорауга карата төрле бәхәсле
җаваплар да ишетергә туры килә. Сез бу сорауга ничек җавап
бирер идегез?
Укучы. Мәхәббәт төшенчәсе киң мәгънәдә кулланылырга
мөмкин. Икенче төрле ярату дибез.Туган илгә
мәхәббәт, ата-анага карата мәхәббәт, сөйгән ярга карата мәхәббәт һ.б.
Укытучы. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә "мәхәббәт"
сүзенә түбәндәгечә билгеләмә бирелгән.
1. Кемне яки нәрсәне дә булса бик нык якын күрү, кемгә
яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе. Кемгә дә булса хөрмәт,
симпатия кебек үз итү хисе.
2. Башка
җенестән булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе;гыйшык.
3. Нәрсә
белән дә булса кызыксыну, нәрсәгә дә булса
омтылыш, теләк, һәвәслек.
Алдан әйтеп үтелгәнчә, мәхәббәт темасына
күп кенә шагыйрьләр шигырьләр язганнар. Композиторлар шушы
хис тәэсирендә аларга матур көйләр язганнар.
Йөрәк хисе
шигърият белән һәрчак янәшә. Кемдер мәхәббәт
хакына нинди генә батырлыклар эшләми: иң биек таш кыяга сөйгәненең исемен яза,
кемдер батырлык эшли, ә кемдер бер кирәксезгә гомерен дә чикли.
Берәүләр илһамланып кулына каләм ала. Мәсәлән, картаймас
йөрәкле, яшьлек, мәхәббәт турында искиткеч шигырьләр язучы, мәрхүм Илдар
Юзеевның шигырен генә тыңлыйк.
1 нче укучы.
Мәхәббәт, нишләттең
син мине? ...
Йолдызга караттың,
Күңелне бай иттең,
Телемне бал иттең,
Зиһенне чуалттың.
Биеттең, елаттың,
Өнемне - гөл
иттең,
Кем идем, кем
иттең
Төнемне - көн
иттең,
Көнемне - төн
иттең,
Яндырдың - көл
иттең ...
Нишләттең син
мине, мәхәббәт?
Тилерттең,
шаштырдың,
Күкләргә ашырдың,
Сагышлар уяттың,
Наз гына оялттың,
Кабыздың, сүндердең,
Тыңлаттың, күндердең,
Чәчәкләр өздердең,
Сагынгач түздердең,
Ялгызым калдырдың,
Татлы яшь
тамдырдың
Күңелне нечкәрттең...
Мәхәббәт, син
мине нишләттең?..
Укучылар, ә сезнең мәхәббәт турында нинди әсәрләр
укыганыгыз бар? Дәреслек буенча? (Һади Такташның
"Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы, Гадел Кутуйның
"Тапшырылмаган хатлар" повесте, Фәтхи Бурнашның "Таһир-Зөһрә"
драмасы).
Х.Вахит та үзенең бер әсәрен "Беренче мәхәббәт"
дип атаган. Исеменнән күренгәнчә, бу әсәрдә сүз мәхәббәт
турында бара. Без узган
дәрестә Х.Вахитның тормыш юлы, иҗаты һәм "Беренче мәхәббәт"
драмасы белән танышып киттек. X. Вахит бу әсәрендә нинди проблема күтәрергә теләде
икән? Драманың идеясы нәрсәдән гыйбарәт? Ә драманың исеме эчтәлегенә
туры киләме? Әсәрнең жанр үзенчәлеге нинди? Төп идеяне
ачыклау өчен әсәрдән каршылыкларны табарбыз. Эчке каршылыкларның җыелмасы төп
каршылыкны ачыклау өчен, әлбәттә, образларга тукталмый мөмкин түгел, чөнки язучы
идеяне нәкъ шулар аша җиткерә. Без бергәләп шушы сорауларга җавап бирербез.
- Әсәрдә вакыйга кайда бара? (Вакыйга беренче һәм икенче
пәрдәдә Сәлим Гәрәевич йортында, ә өченче пәрдәдә елга буенда бара).
Әсәр Тәлгатьнең Сәлим Гәрәевич йортына килүе белән
башлана.
Әсәрдә сүз нәрсә
турында бара? (Күп еллар элек
авырлы хатынын ташлап киткән Сәлим Гәрәевичнең инде үсеп
җиткән, егет булган улы белән очрашуы, Тәлгать белән Рәхиләнең
бер-берсенә гашыйк булулары турында һ.б.).
Әйе, көчсез, куркак Сәлим Гәрәевич яшь вакытта
авырлы хатынын
ташлап киткән, хәтта ярдәм дә итмәгән.
Дөрес, вакытлар үтү
белән ул үз гаебен таный, әмма төзәтергә соң. Шул вакыйгалар белән
янәшә егет
белән кыз арасында мәхәббәт чаткылары кабыну да күренә. Ләкин әсәрдә
каршылыклар да күп, шул каршылыкларны
китереп чыгаручы сәбәпләрне табыгыз. (Әсәрнең конфликты әхлакый яссылыкта бирелгән, һәм ул
мәхәббәт, хезмәт, бәхет, намус кебек төшенчәләргә бәйле).
Тәлгать----------------Рәхилә
Рәхилә-----------------Госман
Госман----------------Сәлим
Гәрәевич
Сәлим Гәрәевич----------Камилә
арасындагы каршылыкларда ачыла.
Болар - тышкы каршылыклар.)
Ә хәзер һәрбер каршылыкка тукталып китик.
а) Рәхилә---------------Тәлгать.
Башта бу
конфликт ясалма каршылык рәвешендә
генә бара. Яшьләрдә беренче танышу белән үк бер-бересенә
карата мәхәббәт уяна һәм алар
шуны сиздермәскә тырышалар, үз мәхәббәтләренннән оялалар, шул ук
вакытта бу хис көченә
буйсынырга да мәҗбүр булалар.
Мәхәббәт хисе әле
яшьләрнең берсенә дә таныш
түгел, шуңа күрә алар үз хисләренә үзләре дә
ышанмыйлар, аптырыйлар.Мондый чакта үзеңне ничек тотарга икәнлекне
белмиләр. Яшьләрнең беренче пәрдәдә, соңрак та шул рәвешле
кирле-мырлы сөйләшүләре
беренче мәхәббәт хисенең тышкы
күренеше буларак, кызыклы, бик оста язылган. Соңрак бу конфликтка дөньяга
караш аермасы кушыла.
Сезнеңчә, Рәхилә нинди кыз? (Рәхилә иркә тәрбияләнгән,
ул үзенә һәрвакыт ярдәм итәселәрен
белә, аны инде эшнең карасы да, агы да булуына ышандырганнар.
Шуңа күрә ул хәтта Тәлгатьнең дә колхоз эшендә калуын теләми.
б) Сәлим--------Госман.
Сәбәпләрен әйтегез.
в) Сәлим--------Камилә,
(янып, сүнеп торган каршылык дияргә дә була.
Каршылыкның сәбәпләре көнчелектә, ахмаклыкта, әхлаксызлыкта).
- Тема
каршылыкларда ачыла. Шулай итеп, автор уңышлы сюжет-композиция тапкан.
Башлам
---------------------------------- Төенләнеш
(районда туып-үскән
(Тәлгать Сәлим Гәрәевичның
улы) Тәлгать
авылга килә)
Вакыйгалар үстерелеше
(Тәлгать белән Рәхилә
арасында мәхәббәт, ләкин алар туганнар).
Кульминацион нокта
(Рәхилә балалар
йортыннан алынган).
Чишелеш
(мәхәббәткә бернинди дә каршылык юк).
Без инде беләбез, драма әсәрләрендә геройлар уңай һәм
тискәре булалар. Әйдәгез,
шушы образларны табып
таблицага тутырыйк.
Вакыйга
урыны
|
Уңай
герой
|
Тискәре
герой
|
1. Сәлим Гәрәевич йорты
|
||
2. Елга буе
|
- Укучылар, Сәлим Гәрәевич тискәре героймы? (Сәлим Гәрәевичны
аклап булмый. Ләкин без аны тискәре герой дип тә әйтә алмыйбыз. Ул үз ялгышын
аңлаган. Аннан хатыны Камилә белән бер ятимә кызны алып үстерүе, тәрбияләп кеше
итүе, аның миһербанлы булуын күрсәтә).
Ә хәзер шушы
сорауга җавап эзләп карагыз әле.Тәлгатьнең әнисе гомеренең соңгы минутына кадәр
улына әтисе турында сөйләмәсә дә, ни өчен Тәлгатьне, хат биреп, атасы янына җибәрә?(Чөнки
Тәлгатьнең дөньяда бүтән якын кешесе юк. Бу авыр тормышта югалмас өчен, сынмас өчен
терәк кирәк, яки әтисе.Ул кайчандыр аңардан баш тартса да, халык
мәкале:"Җан тартмаса, кан тарта," ди. Сәлимнең үз каны үз дәвамы -
Тәлгать.
- Тәлгать Сәлимгә: "Юк, мин сезне "әти"
дип атый алмыйм," - ди. Үзегезне Тәлгать урынына куеп, күз алдыгызга
китерегез. Ә сез кичерер идегезме?(...)
Ә менә Тәлгатьтән
аермалы, балалар йортыннан алып үстергән Рәхилә: "Сез - минем үз әтием, үз
әнием!" - ди. Сез
Рәхилә белән килешәсезме? "Тапкан түгел, баккан -
ана" мәкале өстендә аңлатыгыз.
Без сезнең белән тышкы каршылыкларны карап
уздык инде. Ә менә шушы тышкы каршылыклар нинди төп
каршылык тирәсенә тупланган? Үзәккә нәрсә куелган? Сез аны бу әсәрдә нәрсәдә
күрәсез? (Сәлим Гәрәевичнең яшьлек хатасы, ягъни аның эчке каршылыгы).
- Әсәрнең жанрын әйтегез, дәлилләгез. (Драма - тормыштагы
конфликтка, вакыйгаларны геройларның эш һәм хәрәкәтләре аша ачуга корылган,
диалог һәм монолог формасында язылган сәхнә әсәре).
- Хәзер
тактадагы таблицага яңадан игътибар итегез. Вакыйга билгеле бер авылда,
бер гаилә эчендә бара.Вакыт аралыгы тар. Сюжет сызыгы берәү.
Бу, димәк, сәхнә әсәре. Образлар каршылыкта бирелә,
геройлары я уңай гына, я тискәре генә.
Йомгаклау.
- Укучылар, Х.Вахит бу әсәрендә нинди проблема күтәргән?
Әсәрнең төп идеясе нәрсәдән гыйбарәт?(кеше үзенең кылган гамәлләренң җавап
бирергә тиеш. Бүгенге көндә бигрәк тә ялгыз аналар күбәйде. Бу аталарның җавапсызлык
нәтиҗәсе. Бүген
бу иң мөһим
проблема. Х.Вахит бу драмасын 1960 елда язган. 45 ел элек тә бу
проблема бик мөһим булган һәм бүгенге көнгә кадәр ул үзенең
әһәмиятен югалтмаган.
- Әсәрнең төп
идеясе ? (пар канатлы нык гаилә төзү).
- Әлеге идеягә караган тагын нинди әсәрләр укыдык? (..) Илебезнең
төрле почмакларында көннән көн балалар йортлары күбәя. Анда аларга
ничек кенә наз, тәрбия бирергә
тырышсалар да, балага ана назын, ата назын бирә алмыйлар. Ә күпме
бала чит илгә сатыла?.. Аларны анда нәрсә көтә?..
-
Ә ни өчен соң әсәр "Беренче мәхәббәт"
дип атала? (Х.Вахит тормыш юлына яңа аяк басучы яшь геройларның
өмет-хыялларын, шатлык-борчуларын гадәти тормыш материалына
нигезләнеп, мавыктыргыч итеп сурәтли. Әсәр яшьләр турында һәм
яшьләргә багышлана. 17 яшь! Яшьлекнең бу
чоры гүзәллеге, романтикасы белән бергә җитди сораулар да куя. Кем булырга?
Яраткан хезмәтеңне ничек табарга?
Тормыш каршылыклары арасында Кеше олы исемне ничек саклап калырга?
Әлеге
сорау-проблемалар геройларның характерлары аша тормышчан күренешләрдә
ачыла. Әсәр "Беренче мәхәббәт"
дип атала һәм драматург әлеге хиснең туу, аңа лаеклы булуны
кешенең әхлакый сыйфатларына бәйләп бирә. Шулардан чыгып, әсәрнең
темасын ничек билгеләр
идегез? (яшь
кешенең тормышта үз урынын табып, мәгънәле яшәве).
Автор безнең каршыбызда ике төрле характерны
куя. Сәлим Гәрәевич яшьлегенә, мәхәббәтенә
хыянәт иткән һәм гомере буе шуңа үкенеп яши. Ул хаксызлык белән ярашып яши.
- Башка
персонажлар да заманча яраклашып яшиләрме? Тәлгатьне алар рәтенә
кертеп буламы? (Тәлгать
ярашуга каршы чыга, ул авторның идеалы. Ләкин Тәлгать шушы
ярашуның корбаны.)
-
Әйе, Тәлгать әтисе хатасын ясамаячак, чөнки ул мәхәббәтенә лаек
һәм тугры итеп сурәтләнә.
- Сез, укучылар,
үзегезгә бу дәрестән нәрсә алдыгыз соң? (...)
Димәк, әсәр мәхәббәт
турында, нык гаилә төзү турында дидек. 2008 ел республикабызда гаилә елы булып
игълан ителде. Тату, нык гаиләләр мәхәббәткә, бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап
яшәүгә корылган. Дәресебезне мәхәббәт сүзеннән башлаганбыз икән, ахырында да бу
сүзгә мөрәҗәгать итик. Тормышта кирәкле һөнәр сайлап, юлыгызда үзегезгә
киләчәктә терәк, таяныч булырдай, сезне яратып, хөрмәт итеп, аңлап торырлык,
гаиләне беренче урынга куючы иптәш табуыгызны телим. Уңышлар сезгә.
Өйгә эш.
1. Әлеге драма текстына нигезләнеп, Тәлгать, Рәхилә,
Сәлим Гәрәевич образларының характер үзенчәлекләрен билгеләргә.
2. Тәлгатьнең әнисе, сезнеңчә, нинди эчтәлектәге хат
язды икән? Үзегез язып карагыз.
3. Тел-сурәтләү чараларын табарга.
Комментариев нет:
Отправить комментарий