Сиңа..
Дөньдагы иң кадерле кеше
Минем өчен җыным син идең.
Сине уйлап һәрчак еладым мин,
Сине уйлап һәрчак мин көлдем.
Син дип туды һәр иртәмнең таңы,
Син дип күкрәк сулышын алды.
Сиңа карап күзләрем ачылды,
Иреннәрем сине атады.
Бар нәрсәдән сине артык күрдем,
Бар сүзеңә синең ышындым.
Бүтән дөньяда мин яшәдем,
Башка дөнья юк дип уйладым.
Тик бар икән икенче дөнья да.
Ялган тулы ачы хисләр дә,
Бар икән шул ялган мәхәббәт тә,
Салкын тормыш, салкын җилләр дә.
Син матурым булган изге хисне,
Шул җилләргә илтеп ташлама.
Йөрәгемдә янган мәхәббәтне,
Бозлар салып зинһар суытма.
Сакла сиңа булган сөюемне,
Сакла җил-давыллар тидерми!
Ике йөрәк бергә типсә әгәр,
Андагы хис беркайчан сүнми.
Дөньдагы иң кадерле кеше
Минем өчен җыным син идең.
Сине уйлап һәрчак еладым мин,
Сине уйлап һәрчак мин көлдем.
Син дип туды һәр иртәмнең таңы,
Син дип күкрәк сулышын алды.
Сиңа карап күзләрем ачылды,
Иреннәрем сине атады.
Бар нәрсәдән сине артык күрдем,
Бар сүзеңә синең ышындым.
Бүтән дөньяда мин яшәдем,
Башка дөнья юк дип уйладым.
Тик бар икән икенче дөнья да.
Ялган тулы ачы хисләр дә,
Бар икән шул ялган мәхәббәт тә,
Салкын тормыш, салкын җилләр дә.
Син матурым булган изге хисне,
Шул җилләргә илтеп ташлама.
Йөрәгемдә янган мәхәббәтне,
Бозлар салып зинһар суытма.
Сакла сиңа булган сөюемне,
Сакла җил-давыллар тидерми!
Ике йөрәк бергә типсә әгәр,
Андагы хис беркайчан сүнми.
Матур хисләр.
Сихри хисләр били йөрәгемне,
Аңлый алмыйм, ниләр уемда.
Миңа рәхәт була, кайчак моңсу,
Тик барысы синең аркаңда.
Мин гаепләп әйтмим, чөнки сөям,
Яратамын сине күңелдән.
Дөньяларда яши алмам төсле,
Ходай мине аерса синән.
Кайнар сөю безнең күңелләрне,
Матур сүзләр белән җылытты.
Йомшак куллар белән ул назлады,
Хисле җырлар белән юатты.
Мәхәббәттә барсы була дустым,
Җан өшеткеч ачы хисләр дә.
Тик күберәк сихри, матур сөю
Бозылмыйча калсын йөрәктә.
Сихри хисләр били йөрәгемне,
Аңлый алмыйм, ниләр уемда.
Миңа рәхәт була, кайчак моңсу,
Тик барысы синең аркаңда.
Мин гаепләп әйтмим, чөнки сөям,
Яратамын сине күңелдән.
Дөньяларда яши алмам төсле,
Ходай мине аерса синән.
Кайнар сөю безнең күңелләрне,
Матур сүзләр белән җылытты.
Йомшак куллар белән ул назлады,
Хисле җырлар белән юатты.
Мәхәббәттә барсы була дустым,
Җан өшеткеч ачы хисләр дә.
Тик күберәк сихри, матур сөю
Бозылмыйча калсын йөрәктә.
Вакытында яуган яңгыр кебек
Килеп кердең минем язмышка.
Уйламадым, олы мөхәббәткә
Әйләнер дип дуслык, ялгыш та.
Мин үтәсе тайгак сукмакларга
Әллә кайчан комнар салгансың.
Җилкәләрне ничә еллар баскан
Йөкләремне тартып алгансың.
Күркәм холкың зиннәт җаннарыма
Икебезгә уртак мөхәббәт.
Таңнар саен үзең генә, сөю
Уят безне назлап, иркәләп.
Килеп кердең минем язмышка.
Уйламадым, олы мөхәббәткә
Әйләнер дип дуслык, ялгыш та.
Мин үтәсе тайгак сукмакларга
Әллә кайчан комнар салгансың.
Җилкәләрне ничә еллар баскан
Йөкләремне тартып алгансың.
Күркәм холкың зиннәт җаннарыма
Икебезгә уртак мөхәббәт.
Таңнар саен үзең генә, сөю
Уят безне назлап, иркәләп.
Күзләреңнән күреп торам,
"Сөям!"- дип әйтмәсәң дә.
Аңлыйм әйтә алмавыңны,
Әйтергә теләсәң дә.
"Сөям!" - дию мөһим түгел,
Сөюең мөһим миңа.
Миңа булган хисләреңне
Елмаюың аңлата.
Матур сүзләр көчсез бит ул
Мәхәббәт булган җирдә.
Йөрәгең "мин" диеп типсә,
Миңа инде шул җитә!
"Сөям!"- дип әйтмәсәң дә.
Аңлыйм әйтә алмавыңны,
Әйтергә теләсәң дә.
"Сөям!" - дию мөһим түгел,
Сөюең мөһим миңа.
Миңа булган хисләреңне
Елмаюың аңлата.
Матур сүзләр көчсез бит ул
Мәхәббәт булган җирдә.
Йөрәгең "мин" диеп типсә,
Миңа инде шул җитә!
Әле һаман иркә кызлар кебек,
Иркәләнәм искән җилгә дә,
Гел искәртә юкса ачы язмыш
Бар авырлык икән җилкәмдә.
Иркәләнәм яңгыр тамчысына,
Битләремне назлап сөйгәндә
Тамчы тавышлары шыпырт кына,
Кайгы китә азлап дигәндә.
Иң беренче таң кояшы нуры,
Мине генә сөя иркәләп.
Күзләремә төшкән мәрҗән нурлар
Хәсрәтләрем куя киртәләп.
Япь-яшь кыздай яңа көнгә шат мин,
Иркәләнәм сулап һавасын.
Иркен кырның, урман, болыннарның
Иркәләнеп алам дәвасын.
Иркәләнәм искән җилгә дә,
Гел искәртә юкса ачы язмыш
Бар авырлык икән җилкәмдә.
Иркәләнәм яңгыр тамчысына,
Битләремне назлап сөйгәндә
Тамчы тавышлары шыпырт кына,
Кайгы китә азлап дигәндә.
Иң беренче таң кояшы нуры,
Мине генә сөя иркәләп.
Күзләремә төшкән мәрҗән нурлар
Хәсрәтләрем куя киртәләп.
Япь-яшь кыздай яңа көнгә шат мин,
Иркәләнәм сулап һавасын.
Иркен кырның, урман, болыннарның
Иркәләнеп алам дәвасын.
Сабырлыкны минем сынама
Түзә белә... Түзәр тагын бер генә,
Соңгы тапкыр диеп, уйлама.
Күнелемне китеп торма гел син,
Сабырлыкны минем сынама.
Гафу итәр, ул өйрәнгән диеп,
Һәр көн миннән аны сорама.
Минем дә бит йөрәк дала түгел,
Сабырлыкны, зинһар, сынама.
... Сынала-сынала инде сабырлыгым
Көчле булса да, тора сынарга.
Кирәк чакта сүзләр тапмыйсың шул,
Вакыт тапмыйсың хәлне сорарга.
... Сабырлыкны инде күп сынадың,
Бүген менә торам сынарга.
Күзләремә кара, аңласаң халәтне
Гафу ит, дип, миннән сорама..
Түзә белә... Түзәр тагын бер генә,
Соңгы тапкыр диеп, уйлама.
Күнелемне китеп торма гел син,
Сабырлыкны минем сынама.
Гафу итәр, ул өйрәнгән диеп,
Һәр көн миннән аны сорама.
Минем дә бит йөрәк дала түгел,
Сабырлыкны, зинһар, сынама.
... Сынала-сынала инде сабырлыгым
Көчле булса да, тора сынарга.
Кирәк чакта сүзләр тапмыйсың шул,
Вакыт тапмыйсың хәлне сорарга.
... Сабырлыкны инде күп сынадың,
Бүген менә торам сынарга.
Күзләремә кара, аңласаң халәтне
Гафу ит, дип, миннән сорама..
Комментариев нет:
Отправить комментарий